Казан Операсының Нидерландия Корольлегендәге язгы гастрольләре тәмамланды

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры опера труппасының Европада гастрольләре тәмамланды. Ай ярым эчендә артистлар чит илләрдә 28 спектакль уйнады.  Ж.Бизеның «Кармен» операсы  Роттердамд, Гаага, Гауда, Амстердам һәм башка шәһәрләрдә узды.

Гастрольләрдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының солистлары, хоры һәм оркестры артистлары, чакырылган артистлар,  дирижерлар Ренат Салаватов һәм  Андрей Аниханов (Санкт-Петербург) катнашты.

Казан Операсының Европага киләсе гастрольләре быелның көзенә планлаштырылган. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International