10 апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Айрыз Батыр” премьерасын тәкъдим итә. Спектакль “Коркут бабай китабы” (ул “Деде Коркут Китабы” буларак киңкүләм танылган) төрки эпосына нигезләнеп язылган. Әкият-пьесаның авторлары − Ренат Әюпов һәм Ркаил Зәйдулла.
Спектакль “ТӨРКСОЙ”ның проекты кысаларында сәхнәләштерелә. 12 бүлек-җырдан торган “Коркут бабай китабы” эпосының 11 нче бүлеген кариевлылар тәкъдим итәчәк. Бүлек “Казан-Салорның тоткынга эләгүе һәм улы Урузның аны коткаруы” дип атала.
Проектта Башкортстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Кабарда-Балкария, Македония, Казакъстан, Төркия вәкилләре катнаша.
Хөрмәтле журналистлар! 10 апрельдә 14 сәгатьтә спектакль “Әкият” балалар үзәгендә матбугат вәкилләренә күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте