«Әкият» курчак театрында А.Цагарелиның «Ханума» спектакле журналистлар өчен күрсәтеләчәк

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар!

1 апрельдә сәгать өчтә  «Әкият» курчак театрында  А.Цагарелиның «Ханума» спектакле журналистлар өчен күрсәтеләчәк.  Бу әсәрне сәхнәгә куюны курчак театры Татарстан театр әһелләре берлеге грантына башкарды.

Спектакльнең режиссеры Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров. Рәссамы «Алтын Маска» премиясе лауреаты Захар Давыдов (Санкт-Петербург). Музыканы СССРның халык артисты, СССР дәүләт премиясе лауреаты  Гия Канчели иҗат иткән.  Пластика  – Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.

Бу спектакльне тамашачылар  2, 11, 26 апрельдә күрә ала.

237-70-05; сот: 8904-665-18-14

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International