«Иске-Казан түгәрәк уены» Балык Бистәсе районының Ямаш авылында узачак

2015 елның 27 марты, җомга

30 майда Иске Казан музей-тыюлыгында, Биектау муниципаль районының Камай авылы янында  «Иске Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестивале һәм халык бәйрәме узачак.  

  Аны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештыра. Ә хәзер фестивальдә катнашучыларны – иң яхшы фольклор ансамбльләрен сайлап алу бара. 

 21 мартта Балык Бистәсе муниципаль районының Ямаш авылы клубында Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Зеленодольск, Биектау районнары фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылары катнашында Республика фестиваленең зона туры узды.  Анда  150дән артык кеше катнашты.

Катнашучыларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.

27 мартта фестивальнең сайлап алу туры Баулы район мәдәният йортында, 28 мартта Тукай районының Круглое Поле мәдәният йортында узачак. 4 апрельдә  смотр Югары Ослан мәдәният йортында дәвам итәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International