20 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Рәшит Ваһапов исемендәге ХI Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда конкурсны оештыручылар журналистларның сорауларына җавап бирде. Сөйләшү нигездә быелгы конкурстагы яңалыклар, үзгәрешләр турында барды. Мәсәлән, быел яңа номинацияләр кертергә, шулай ук теләгән һәркемгә конкурстан тыш комиссия алдында җырлап күрсәтү мөмкинлеге бирергә ниятлиләр. Фестиваль лауреатлары конференциядә конкурсның үз язмышларында нинди роль уйнавы турында сөйләделәр.
Жюрига мәшһүр Илһам Шакиров рәислек итәчәк. Фестивальдә катнашу өчен гаризаларны 10 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте