«Мир» кинотеатрында дөньяның төрле телләрендә бишек җырлары яңгыраячак

2015 елның 20 марты, җомга

21 мартта «Мир» кинотеатрында «Дөнья халыкларының бишек җырлары» анимация сериалы күрсәтелә башлый. Кинотеатрда фильмнар 1 апрельгә кадәр барачак.

Программада тәкъдим ителгән һәр халыкның бишек җыры туган телдә башкарыла. Анимация фильмының сюжеты җырның эчтәлегенә нигезләнеп иҗат ителгән.  Проект мультфильмнары катнаш  техникада, перекладка белән компьютерда 2D-анимацияне кушып башкарылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International