«Казан Кремле» музей-тыюлыгы #MuseumWeek 2015 бөтендөнья твиттер-акциясендә катнашачак

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

«Казан Кремле»  музей-тыюлыгы  #MuseumWeek 2015 бөтендөнья твиттер-акциясендә катнашачак.

23–29 мартта бөтен дөньяның музейлары һәм мәдәният учреждениеләре микроблогларында үзләре, музей эшенең серләре, кызыклы күргәзмәләр, экспонатлар һәм архитектура турында сөйләячәкләр. Үз чиратында твиттердан файдаланучылар музейда булулары вакытында алган тәэсирләре, фотосурәтләре белән уртаклаша ала.  Узган елдагы кебек үк, һәрбер көннең үз темасы һәм  хештегы (# символыннан соң килә торган сүз) булачак.

 Твиттерда  @kazankremlin адресында акциягә кушыла аласыз.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International