17 мартта Гыйльми советның Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына һәм шуңа бәйле уздырылачак юбилей чараларына багышлан киңәйтелгән утырышы узды.
Гыйльми совет утырышында музейның фәнни эшчәнлегенә, аның үсешенә ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
Музей генераль директорының фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары Светлана Измайлова 2014 елда музейда алып барылган фәнни эш, булып узган фәнни конференцияләр, утырышлар турында сөйләде. Музей хезмәткәрләре узган елда республикада гына түгел, Россия күләмендә уздырылган бик күп форумнарда катнашты.
Юбилейда уздыру каралган бәйрәмнәр һәм фәнни чаралар программасы турында фикер алышу булды.
Ахырда утырышта катнашучылар музей фондларына кергән яңа экспонатлар күргәзмәсе белән танышты.
(843) 292-32-18