Илдар Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереясендә "Кечкенә принц" аутист балалар өчен арт-терапия" уздырыла

2015 елның 13 марты, җомга

15 мартта  көндезге сәгать уникедә Илдар Зарипов исемендәге балалар сәнгать галереясендә   "Кечкенә принц" аутист балалар өчен арт-терапия" уздырыла. Балалар рәссамнар белән очрашып, аларның иҗаты белән танышачак, алар белән   талантлы укытучылар эшләячәк, осталык дәресләре бирәчәк. Бу чара Татарстан Республикасы Президенты химаясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган.

"Кечкенә принц" программасының авторы – Дмитрий Ермаков аны аутист балалар өчен махсус эшләгән.

292-97-42

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International