"Мир" кинотеатрында "Торналар" акциясе булды

2015 елның 13 марты, җомга

12 мартта "Мир" кинотеатрында Казанның 96 нчы гимназиясе укучылары өчен "Торналар" дигән социаль акция уздырылды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

"Летят журавли" фильмын карар алдыннан балаларга кәгазьдән ясалган торналар өләштеләр һәм аларга сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә үз теләкләрен язарга тәкъдим иттеләр.  Укучылар бу эшкә гаять җитди карап, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән кешеләргә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет теләгән язмаларын кәгазьгә төшерделәр. Фильм барганда шушы үзенчәлекле хатлар ветераннар советына илтеп тапшырылды. Ветераннар бу бүләкне шатланып кабул итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International