Казанда беренче тапкыр Александр Мельникның «Территория» дигән драмасы күрсәтелә

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

13 мартта «Киномакс» кинотеатрында («Тандем») Казанда беренче тапкыр Александр Мельникның «Территория» дигән драмасы күрсәтелә.  

Фильм Олег Куваевның 1975 елда дөнья күргән һәм совет заманы геологлары арасында бик тиз арада зур популярлык казанган романы буенча төшерелгән.  Китапта 1950 елларда Чукоткада алтын эзләүчеләр, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән көчле һәм гадел кешеләр тормышы, Төньяк табигатенең гүзәллеге, мәһабәтлеге, авыр хезмәт һәм лаеклы җиңүләр тасвирлана.  «Территория» романы берничә тапкыр нәшер ителә, төрле телләргә тәрҗемәдә чыга. Олег Куваевны  «русларның  Джек Лондоны» дип йөртәләр.

Режиссер Александр Мельникның әлеге картинасы соңгы елларда Россиядә төшерелгән иң киң колачлы картиналарның берсе булып тора.  Ул төньякның кырыс табигате шартларында төшерелгән, актерлар (фильмда танылган артистлар катнаша) декорацияләрсез, табигый тирәлектә уйнаган. 

http://www.kinopoisk.ru/film/601933/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International