11 мартта көндезге сәгать бердә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында әлеге шәһәр белән бәйле Стахеев, Шишкин һәм Ушковлар кебек күренекле нәселләр тарихына багышланган «Россиядәге династияләр – үрелгән язмышлар» дигән күргәзмә ачыла.
Бу күргәзмә ил тарихында якты эз калдырган күренекле гаиләләр вәкилләренең эшкуарлык һәм хәйриячелек эшчәнлегенә багышлана. Анда уникаль документлар – хатлар, фотосурәтләр, архив белешмәләре һәм метрика китапларыннан күчермәләрнең мөһер куеп расланган нөсхәләре, архив документларының электрон күчермәләре урын алган.
Күргәзмә 16 мартка кадәр эшли. 8-906-333-38-99
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте