16 мартта кичке сәгать алтыда Камал театрының кече сәхнәсендә «Нур» татар балалар студиясенең «Сер тотмас үрдәк» музыкаль хәйрия спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге тамаша – студиянең өч еллык хезмәте нәтиҗәсе.
Спектакльгә Зеленодольск балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм шәһәрнең театр җәмәгатьчелеге чакырулы.
(843) 236 77 31, 8 9033 42 73 59, e-mail: std.tatar@yandex.ru. www.stdtatar.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте