4 мартта Ульяновскида Татарстан белән Ульяновск өлкәсе арасында сукырлар өчен китапханәләр арасындагы хезмәттәшлек турында төзелгән шартнамә кысаларында «Татарстан – бармак очларында» дигән түгәрәк өстәл узды. Татарстанның Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе хезмәткәрләре «Татарстан – бармак очларында» проектын гамәлгә ашыру барышында Рус география җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте