4 мартта Туп сарае музеенда «Хәнҗәрләр һәм кыңгыраулар» дигән күргәзмә ачылды. Бер дивар эчендә салкын корал һәм иминлек символы – кыңгыраулар урнашкан.
XIX-XX гасырда россияле һәм чит ил осталары җитештергән кылычлар, пычак, кинжаллар, сугыш балталары үрнәгендә коралның төрләре ничек үзгәреш кичерүен күзәтергә мөмкин. Күп кенә экспонатлар – Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында чынлыкта кулланылган кораллар, һәм аларда җитештергән осталарының һәм кабул итеп алучыларның мөһерләре яхшы сакланган. Биредә шулай ук штык үрнәкләре дә бар.
Русьта иң атаклы дип саналган Валдай кыңгыраулары, XIX –XX йөз башында коелган бронза кыңгыраулар тамашачыларда шулай ук зур кызыксыну тудыра.