Казанда «Айсылу» һәм «Күктау» фильмнары күрсәтелә башлый

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

«Мир» кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлый.  Милли кино прокаты 5 мартта Рөстәм Рәшитовның  «Айсылу» һәм Илдар Ягафаровның  «Күктау» картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачыла.

 «Күктау» – ятим калган ике кешенең авыр тормыш шартларында бер-берсенә ярдәм итүе турындагы дулкынландыргыч драма.

«Айсылу» фильмы – «көлбикә», әмма бу юлы «татар көлбикәсе» турында чираттагы дулкынландыргыч тарих. Фильмның төп герое – Айсылу исемле, гаҗәп матур тавышлы кыз. Аягы гарипләнгәнлектән, ул култык таяклары ярдәмендә генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге бер дә кызыксыз булыр кебек тоела. Әмма берчак кызга киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеге бирелә... Бу фильм 2005 елда Кинотаврда төп бүләккә лаек булды.

Фильм татар телендә төшерелгән. Рольләрне республиканың татар театрлары артистлары башкара. Айсылу ролен яшь артистка Гөлназ Галимуллина уйный. «Айсылу»да төп каһарман тарихының бары башлангычы гына күрсәтелүен билгеләп китәргә кирәк.  «Татар көлбикәсе» маҗараларының дәвамын авторлар 2015 елда дәвам итәргә планлаштыралар.

Кыска метражлы бу фильмның премьерасы февраль аенда булган иде. Ул вакытта кино сәнгатен сөюче татарстанлылар арасында фильм зур ажиотаж тудырды, шуңа күрә фильмны бер үк көндә рәттән ике тапкыр күрсәтергә туры килде.

Ике фильм бер-бер артлы күрсәтеләчәк сеанс 150 сум тора.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International