3 мартта «Манеж» күргәзмәләр залында «Нәфис куллар тудырган могҗиза» дигән күргәзмә ачылды. Татарстанның оста куллы ханым-туташлары тудырган сәнгать әсәрләреннән залда яктылык, илһам нуры, җан җылысы тарала. Күргәзмәдә төрле авторларның төрле жанрдагы эшләре куелган.
Наталья Пилюгинаның керамика һәм фарфор эшләнмәләре, Асия Глебова белән Ирина Зубцованың курчаклары, Чулпан Шәрифуллинаның пыялада ясаган рәсемнәре, Ирэн Касвинова белән Екатерина Базикянның сәнгатьле чигешле әйберләре, калфаклары, милли кием үрнәкләре һ.б.
Күргәзмәне ачу тантанасында ахырдан җирле дизайнерлар коллекциясеннән модалы киемнәр күрсәтү булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте