“Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Авксентий Цагарели әсәре буенча олылар өчен сәхнәләштерелгән “Ханума” спектакленең репетицияләре башланган. Хәзер костюмнар тегү, декорацияләр, курчаклар ясау эшләре бара. Спектакьнең режиссеры — Илдус Зиннуров, сәхнәгә куючы рәссам — Захар Давыдов, музыканы Гия Канчели язган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз: театр соңгы тапкыр олылар өчен спектакльне 1997 елда сәхнәләштерелгән булган. В.Соллогуб әсәре буенча эшләнелгән “Назлы йөрәктән бәла” (“Беда от нежного сердца”) спектакленнән соң куелачак яңа тамашаның премьерасы исә 2 апрельгә билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте