Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры Бөтенроссия хор фестиваленең округ этабында катнаша

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдән 1 мартка кадәр Түбән Новгородта Беренче Бөтенроссия хор фестиваленең округ этабы уза.  Җыр коллективларының әлеге киң колачлы бәйгесендә безнең республикадан Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры (җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова) һәм Түбән Кама муниципаль районының  «Хыял» балалар хоры катнаша.  

 22, 23 ноябрьдә  коллективлар конкурсның Казан этабын узды. Анда республиканың илледән артык хоры катнашты. Бу фестиваль Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлана.

Аның йомгаклау этабы быелның май аенда Мәскәүдә узачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International