«Татарстан Республикасының 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы виртуаль музее» проектында катнашучылар өчен республика фәнни-практик семинары уздырыла

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

2014 елда Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлангычы белән уникаль проект – Татарстан Республикасының 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы  виртуаль музеен булдыру  проекты гамәлгә ашырылды.  

27 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  «Татарстан Республикасының 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы  виртуаль музее» проектында катнашучылар – дәүләт, муниципаль, ведомство һәм мәктәп музейлары, архивлары, китапханәләре, эзләнү һәм җәмәгать оешмалары өчен республика фәнни-практик йомгаклау семинары уздырыла.

 (843) 292-32-18 Пресс-служба НМ РТ

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International