“Татар-информ” МАда “Созвездие − Йолдызлык” фестваленә багышланган матбугат конференциясе була

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Иртәгә “Татар-информ” МАда (Казан ш., Декабристлар урамы, 2нче йорт) “Созвездие − Йолдызлык” XV республика телевизион эстрада сәнгате яшь башкаручылар ачык конкурсын уздыруга багышланган матбугат конференциясе була.

Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова катнашуы көтелә.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы аша узарга мөмкин.

Искәртеп үтәбез: быел “Созвездие − Йолдызлык” фестивале үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Аның сайлап алу турлары 12 гыйнварда ук башланып китте һәм 3 ай дәвам итәчәк. Йомгаклау концертын 25 апрель көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уздыру ниятләнә. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

 “Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International