МИР кинотеатрында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фильмнар күрсәтелә башлады

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

24 февральдә «Мир» кинотеатрында Ватан сакчылары көненә багышланган чара узды.  Ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кинофильмнар күрсәтүне башлап җибәрде.  

Белоруссиядә төшерелгән «Франц+Полина» фильмы төп вакыйга булды, кино күрсәтү белән беррәттән, кунаклар сугыш чоры турында истәлекләр  атмосферасына күченделәр.  Холлда тематик һәм музыкаль бизәлеш оештырылган иде: сугыш вакыты музыкасы яңгырап торды, кунакларны хәрби форма кигән егет белән кыз каршы алды, корал һәм обмундирование үрнәкләре куелган кечкенә генә күргәзмә зур кызыксыну уятты.

Фильм башланганчы тамашачылар М.Җәлил шигырьләрен, татарстанлыларның Бөек Ватан сугышында катнашуы турында җыйнак кына лекция тыңлады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International