24-25 февральдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казахстан Республикасының Алмата шәһәрендә эш сәфәрендә.
Министр «Алмата – 2015 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» проекты ачылу уңаеннан уздырылган чараларда катнаша. Айрат Сибагатуллин шулай ук Казахстан мәдәниятне фәнни яктан өйрәнү институты тарафыннан оештырылган һәм Алмата шәһәренең 2015 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү уңаеннан «Татарстан Республикасы – Ислам мәдәнияте үзәге, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында актив партнеры» дигән доклад ясады.
Ислам мәдәнияте башкаласы программасы проекты, Дохадагы Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча мәдәният министрлары ислам конференциясе III сессиясендә (2001 елның 29-31 декабре) кабул ителде. ИСЕСКО резолюциясе нигезендә һәр елны Ислам мәдәнияте, Гарәп, Азия һәм Африка илләре төбәкләреннән өч шәһәр – Ислам мәдәнияте башкаласын сайлап ала. Ислам мәдәниятенең беренче башкаласы буларак Конференция Мәккә шәһәрен атады. 2009 елда Бакуда узган Мәдәният министрларының VI Ислам конференциясендә 2015 елда Азия төбәгенең Ислам мәдәнияте башкаласы итеп Алмата шәһәре, Гарәп илләре төбәгеннән – Низва шәһәре (Оман солтанаты), Африка илләре төбәгеннән – Котону шәһәре (Бенин Республикасы) сайланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте