26 февральдә кичке сәгать алтыда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында Зөлфирә Салихованы искә алу кичәсе узачак. Оештыручылар бу кичәгә «Алтын кояш нуры …» дигән исем биргән.
Искә алу кичәсендә Зөлфирә Якуб кызының яраткан җырлары яңгыраячак, аның дуслары, хезмәттәшләре истәлекләре белән уртаклашачак.
Зөлфирә Салихова – музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге башлыгы булып эшләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте