Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее кризиска каршы акция – сынлы сәнгать сөючеләр өчен Ачык ишекләр аен игълан итә

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее кризиска каршы акция – сынлы сәнгать сөючеләр өчен Ачык ишекләр аен игълан итә.

18 февральдән 15 мартка кадәр  «Хәзинә» милли сәнгать галереясенә һәм Хәзерге заман сәнгате галереясенә керү бушлай. 

 «Хәзинә» галереясендә:

– ХХ гасырның беренче яртысында яшәгән Россия-Америка рәссамы Николай Фешинның Россиядә яшәгән чорда  иҗат иткән әсәрләреннән күргәзмә ;

–1910–30 еллар Казан авангарды тупланмасы;

Социалистик реализм алымында иҗат иткән  Татарстан рәссамнары:  Бакый Урманче, Харис Якупов, Николай Кузнецов, Кондрат  Максимов, Андрей Прокопьев әсәрләреннән күргәзмә;  

– рәссам Илдар Зарипов күргәзмәсе;  

– татар декоратив-гамәли сәнгате әсәрләре күргәзмәсе (көнкүреш кирәк-яраклары, йорт бизәү әйберләре, зәркәнчелек эшләнмәләре ).

Хәзерге заман сәнгате галереясе залларында:

- Виктор Аршиновның М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» нигезендә иҗат ителгән «Үлмәс бер җыр» дигән график эшләре сериясеннән төзелгән күргәзмә;

- Валерий Михайловның «Параллель чынбарлык» дигән фотокүргәзмәсе;

- Николай  Выборнов һәм Игната Улин сыннарыннан төзелгән «Асылыма кайту» дигән күргәзмә;

- «Казанның монументаль скульптурасы. Ретроспектива» фотокүргәзмәсе.

Пресс-служба министерства культуры РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International