Казанлылар Масленицада күңел ачты

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

 «Әкият» театры янындагы боз шәһәрчегендә алма төшәр урын юк иде – халык бик күп җыелды, казанлылар гаиләләре, дуслары белән күңел ачты. Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашты.

Балалар өчен төрле  аттракционнар оештырылган иде. Алар тау шудылар, таган атындылар, паровозда, дөядә йөрделәр. Бик теләп әкият каһарманнары белән, аеруча яз килүне белдергән Кояш белән фотога төштеләр.

Үзәк концерт мәйданчыгында балалар һәм олылар фольклор коллективлары чыгыш ясады, җыр-биюләр, төрле уеннар, истәлек билгеләре – төрле эшләнмәләр сәүдәсе оештырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International