20 февральдә Айрат Сибагатуллин Израильнең Россиядәге илчелеге Тулы вәкаләтле министры, Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге дипломатик миссиясе Башлыгы Ольга Слов белән очрашты. Ольга ханым бу көннәрдә Казан консерваториясендә уздырыла торган «Клавесин янында биш кышкы кич» II халыкара фестиваленә кунак буларак чакырылган иде.
Ольга Слов Татарстан Республикасында раввин һәм яһүд җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы һәм аларның мәдәни-мәгърифәти семинарлар уздыру ниятләре турында сөйләде. «Без мәдәниятне сәяси һәм идеологик мәсьәләләрдән өстенрәк куябыз, ул – халыкларны берләштерүче көч. Без хезмәттәшлеккә һәрчак әзер», - диде ул.
Айрат Сибагатуллин республикада уздырыла торган яһүд мәдәнияте белән бәйле чаралар, шул исәптән Казанда 2012 елдан башлап ел саен үткәрелүче Халыкара яһүд музыкасы фестивале турында сүз алып барды. Ул Израильнең Россиядәге илчелегенә һәм шәхсән Ольга Словка «Клавесин янында биш кышкы кич» II халыкара фестиваленә ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. (Илчелек фестивальдә катнашучы Алон Сариэльнең Казанга килүен оештыруга финанс ярдәме күрсәтте).
21 февральдә Казан дәүләт консерваториясендә фестиваль кысаларында «Кыллар чиртү яисә Бах Италиядә каникулда» концерты була. Анда Елена Бурундуковская (клавесин) белән бергәләп күренекле мандолиначы һәм лютнячы Алон Сариэль (Израиль-Германия) Иоганн Себастьян Бах, Арканджело Корелли, Доменико Скарлатти һәм Франческо Мария Верачини әсәрләрен башкарачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте