Александр Георгиевич Воробьев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2015 елның 6 феврале, җомга

Бүген Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният эшлеклесе, СССР кинематографиясе отличнигы, хезмәт ветераны, атаклы тавыш операторы Александр Георгиевич Воробьев 80 яшьлеген билгеләп үтә. Үз эшенең зур остасы, озак еллар дәвамында республикада кино сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән Александр Георгиевичны хезмәттәшләре, дуслары, рәсми затлар юбилее белән котлады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International