В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры бөек рус артистының 140 еллыгын билгеләп үтә

2015 елның 6 феврале, җомга

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры  бөек рус артистының 140 еллыгын билгеләп үтә. Театр 1948 елдан  Качалов исемен йөртә.    

Бөек рус артисты хезмәт юлын Казан театры сәхнәсендә башлый, биредә ул өч сезон – 1897 елдан 1900 елга кадәр эшли. 1900 елның февралендә ул  В.И.Немирович-Данченко һәм  К.С.Станиславский чакыруы буенча МХТга  күчә.  

11 февральдә – Василий Иванович Качаловның туган көнендә, театрның фойе-атриумында, артистка куелган бердән-бер  һәйкәл янында, театр артистлары үзләренең бөек остазларын искә алачак. Бәйрәмдә артистның оныклары – театр сәнгате өлкәсендә күренекле шәхесләр катнашачак.

Үткәннәргә шундый сәяхәттән театрның «Нәсел дәвамчылары. Театр турында: узганы, хәзергесе, киләчәге» дигән махсус проекты башланып китә.  11– 14 февральдә узачак өч кичәнең һәрберсендә махсус чакырылган театр тәнкыйтьчеләре: РАТИ-ГИТИС  профессоры Алексей Вадимович Бартошевич, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесы ректоры Борис Николаевич Любимов, А.П.Чехов исемендәге МХТ сәнгать җитәкчесенең махсус проектлар буенча ярдәмчесе Павел Андреевич Руднев катнаша.

292 54 30

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International