ДЗКЗда гадәттә бик сирәк кенә бер сәхнә бүлешә торган ике уен коралы — орган һәм фортепиано концерты була. 12 февральдә тамашачыларга «Дөнья соборлары музыкасы» халыкара фестивале кысаларында «Ике патша» программасы тәкъдим ителә. Ул Франция һәм Германия композиторлары иҗат иткән әсәрләрдән төзелгән.
«Патшалар» бер-берсенә нык охшаган, бай тарихлары һәм киң репертуарлары, шулай ук клавиатуралы булулары аларны бер-берсенә нык якынайта. Шулай да аларның яңгырашы бик нык аерыла: органда көй йөзләгән труба һәм һава агышы ярдәмендә чыгарыла, ә рояль эчендә – кечкенә генә чүкечләр күп санлы кылларга тиеп-орынып алудан музыка туа. Концертта Самара филармониясе солистлары: Россиянең Атказанган артисты, Казан консерваториясен тәмамлаган Людмила Камелина (орган) һәм халыкара конкурслар лауреаты Николай Фефилов (фортепиано) чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте