«Кирмәнкәйнең рәсемен яса» конкурсы

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

«Казан Кремле» музей-тыюлыгындагы «Манеж» күргәзмәләр залы 4 яшьтән 14 яшькәчә балаларга Кирмәнкәй образын уйлап табарга һәм аның рәсемен ясарга тәкъдим итә.    

Кирмәнкәй – уйлап чыгарылган персонаж, «Манеж»да балалар өчен  уздырыла торган бәйрәмнәр каһарманы.

Конкурска куелган таләпләр   конкурс уздыру турындагы Нигезләмәдә.  Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр биреләчәк.

Рәсемнәр, дүшәмбедән кала, көн саен 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

 (843) 567-80-67, (843) 567-80-68 e-mail: kremlin-manege@yandex.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International