«Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында «Болгар. Риваятьләр һәм чынбарлык» күргәзмәсе ачыла

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

4 февральдә көндезге сәгать уникедә «Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында «Болгар. Риваятьләр һәм чынбарлык» күргәзмәсе ачыла. Анда «Арт-экспедиция. Болгар. Риваятьләр һәм чынбарлык» проектында катнашкан рәссамнар эшләре куелган.

 «Арт-экспедиция» – җәмгыятьтә барган үзгәрешләр нигезендә халыкларның этномәдәни мирасына күмәк анализ ясауны һәм аны рәссамнар иҗаты аша гәүдәләндерүне күздә тоткан тикшеренү проекты.   Республиканың үзәк районнарыннан читтәрәк урнашкан төбәкләрдә үзенчәлекле рәссамнарны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү – проектның төп максатларыннан берсе.  Күргәзмәдә эшләре тәкъдим ителгән рәссамнар иҗаты, беренче нәүбәттә, Бөек Болгар белән бәйле. Бу эшләрдә борынгы шәһәрнең бербөтенлеген, гармониясен, мәгърур архитектур образын тоемларга мөмкин. 

10 мартка кадәр эшләячәк күргәзмәдә Татарстан рәссамнарының 70тән артык эше куелган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International