«L’arte del arco» («Искусство смычка») – беренчесе Казанда 2013 елның февралендә уздырылган халыкара музыка фестивале быел өченче тапкыр оештырыла. Казанлы музыка сөючеләр бу матур вакыйга белән 10 – 15 мартта хозурлана алачак.
«L’arte del arco» - «La Primavera» Казан камера оркестры проекты, ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә үткәрелә. Проект музыка сөючеләргә төрле илләрдән Казанга җыелган музыкантлар – кыллы уен коралларында уйнаучылар чыгышыннан ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән уен осталарын бер мәйданчыкта туплап, аларга бергәләп музыка уйнау мөмкинлеге бирү – фестивальнең төп вазыйфаларыннан берсе.
«L’arte del arco» фестивале анда катнашучыларның составы ягыннан гаять кызыклы. Быел тамашачыларны тагын дөньякүләм танылган йолдызлар белән матур очрашулар көтә. Хьюго Тиччиати татарстанлыларга яхшы таныш: талантлы скрипачы фестивальдә өченче тапкыр катнаша. Башка солистлар исә Казанда беренче тапкыр чыгыш ясый. Болар: Николя Дотрикур (Франция, скрипка), Дана Земцова (Нидерландия, альт), Ги Джонстон (Великобритания, виолончель). Һиндстанлы музыкант Лакшминараян Субраманиамның катнашуы – быелгы фестивальнең сирәкләр өлешенә генә тия торган гаять зур уңышы. Заманыбызның бөек музыканты, даһи скрипачы, бик күпләр аны XX гасырның иң яхшы музыкантларының берсе дип саный.
Традициягә тугры калып, фестиваль кунаклары музыкантлар буларак осталыкларын күрсәтү белән бергә, түләүсез осталык дәресләрендә һөнәри серләре белән уртаклашачаклар.
Журналистларга аккредитация узу өчен адрес: laprimaverakz@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте