Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләрен бирү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия 2015 елга премиягә тәкъдим ителгән эшләрне кабул итә башлавы турында игълан итте.
Премиягә иң яхшы, җәмәгатьчелектә киң танылган, илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук әдәбият һәм сәнгать белеме өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләр тәкъдим ителә.
Эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, җәмәгать һәм иҗат оешмалары, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан 2015 елның 15 февраленә кадәр тәкъдим ителергә мөмкин.
Эшләрне тәкъдим итү һәм документлар бирүгә кагылышлы сораулар белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә:
420015, Казан, Пушкин ур., 66/33,
264-74-44, 264-75-14, 264-75-08.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте