Качалов театры тамашачыларга үз хезмәткәрләре генә йөри торган ишекләрен ачачак

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Качалов театры тамашачыларга  үз хезмәткәрләре генә йөри торган ишекләрен ачачак.

Театрның күренекле артистлары бина буенча алып бара торган экскурсияләр түләүсез уздырыла. Тамашачыларга күренекле артистлар белән якыннан аралашу, шулай ук театрны эчке яктан – хезмәткәрләр өчен каралаган бүлмәләр ягыннан, пәрдә артыннан күрү, спектакльләр сәхнәгә чыгарылганга кадәр  әзерләнә торган урыннар белән танышу, сораулар бирү, истәлеккә фотога төшү  мөмкинлеге биреләчәк.

Беренче булып экскурсияне 25 гыйнварда Татарстан Республикасының Атказанган артисты  Илья Славутский уздырачак.

Цикл 29 мартка кадәр дәвам итәчәк. Артистлар  Геннадий Прытков, Светлана Романова, Елена Ряшина, Марат Голубев, Михаил Галицкий да тамашачыларга экскурсияләр уздырачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International