Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры «Республика хәзинәсе» проектында катнаша

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

17 гыйнварда «Республика хәзинәсе» проектының быелгы беренче концерты узачак. Бу сезонда анда халыкара конкурслар лауреаты  - Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры катнашачак. Гыйнвар концертында оркестр тамашачылар хозурына Вивальди, Моцарт, К.Сен-Санс, А.Хачатурян, Э.Григ әсәрләреннән торган программа тәкъдим итә.

Коллектив белән бергәләп яшь башкаручылар –– Михаил Митрофанов-Җәлил, В. Вавилов исемендәге халыкара конкурсның  I премиясенә лаек булган  Ирина Савельева,  «Концертино» ансамбльләр конкурсы лауреаты Валерия Исламова чыгыш ясый.  

+79377797750, +7(843)236-73-65

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International