Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Татарстан – бармак очларында» проектының география китапларын бастырып чыгару тәмамланды

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Татарстан – бармак очларында» проектының география китапларын бастырып чыгару тәмамланды. Узган елда «Рус география җәмгыяте» җәмәгать оешмасының финанс ярдәме белән Татарстан Республикасының географик, тарихи-мәдәни объектлары турында күзләре начар күрүчеләр өчен махсус форматта, рус һәм татар телләрендә 225 данә гомуми тираж белән 15 төрле китап бастырып чыгарылды.

Хәзерге вакытта китаплар эшкәртелде, алар китапханә филиалларына, республиканың сукыр һәм күзләре начар күрүче балалар өчен махсус коррекция мәктәпләренә җибәрелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International