Кариев театры Саба районына гастрольгә җыена

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Январьның 19нан 25нә кадәр Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Саба районы авыллары буенча гастрольләргә чыга.  Кариевлылар сабалыларга «Галиябану»  спектаклен алып килә.

Кариев театры әлеге спектакль белән үзенең 28нче театраль сезонын ачкан иде. Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан язылган “Галиябану”  әсәре бүген дә популярлыгын югалтмый һәм Казан татар яшь тамашачы театры әлеге әсәргә кабат әйләнеп кайтты. Өлкән буынга ул яшьлек мәхәббәтләрен искә төшерсә, яшьләрне эчкерсез саф сөю барлыгына ышандыра.

19 гыйнвар – Явлаштау,

20 гыйнвар – Эзмә (яңа клуб),

21гыйнвар – Кызыл Мишә,

22 гыйнвар – Югары Симет (яңа клуб),

23 гыйнвар – Олы Шыңар,

24 гыйнвар –  Лесхоз бистәсе.

Тамашалар 19 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International