Искечә Яңа ел бәйрәмендә «La Primavera» Казан камера оркестры яңа бинага күченде

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

«La Primavera» Казан камера оркестры өчен Искечә Яңа ел бәйрәме зур шатлык алып килде –  коллектив яңа биналы булды.  Бойничная урамындагы 340 кв.м. мәйдандагы бу бинаны шәһәр оркестрга 2013 елда биргән иде. Биредә 60 кв.м. мәйдандагы репетиция залы, һәр уен коралы өчен үз урыны, артистлар бүлмәләре, китапханә, ял бүлмәсе, хәтта читтән килгән артистлар өчен кунак бүлмәләре  каралаган. «Өй туен» бер гаилә булып, туганнарча бер өстәл артына җыелып билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International