«Мир» кинотеатрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча анимация фильмын төшерүгә багышланган матбугат конференциясе уздырыла

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда 11 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча  анимация фильмын төшерүгә багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Әлеге фильм халыктан җыелган акчага төшереләчәк. Конференциядә анимация фильмы авторлары, драматургның кызы Әлфия Миңнуллина катнаша.

 Хөрмәтле журналистлар!

Сезне конференциядә катнашырга чакырабыз. Аккредитацияне 518-34-06 телефонына шалтыратып яисә народныймультфильм.рф сайтына (Яңалыклар бүлеге) язып узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International