Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә яңа житәкче билгеләнде. Ул – шушы ук китапханәдә эшләгән Сөембикә Җиһаншина.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән китапханәнең элекке җитәкчесе Наил Камбиевка нәтиҗәле хезмәте өчен зур рәхмәт белдерде, Президентның Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте