18 гыйнварда С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә «Мәдәни фасыл: «Россия — Абхазия» проектында катнашучы органчы Лука Гаделия һәм җырчы Кристина Эшба чыгыш ясаячак. Абхазиянең талантлы артистлары иҗаты белән тамашачылар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы таныш. Аларның концерт программасы абхазларның милли җырларыннан, орган өчен эшкәртелгән халык көйләреннән төзелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте