Борис Пастернак әсәрләрен иң яхшы башкаруга багышланган конкурс Чистайда алтынчы тапкыр уздырыла инде. 2015 ел Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителде, быел Б.Л.Пастернакның тууына 125, ә Чистайда аның музее ачылганга 25 ел тула. Элегрәк «Иҗатка биреп күңел» конкурсында Чистай һәм Чистай районы мәктәп укучылары гына катнашса, быел заявкалар республика гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларыннан да кабул ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте