10 гыйнварда Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновка 55 яшь тулды. Артист әлеге түгәрәк датаны Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә билгеләп узды. Юбилейга тәгаенләнгән концертта шагыйрь Роберт Миңнуллин, артистлар Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Җәвит Шакиров, Резеда Шәрәфиева, Фирзәр Мортазин, Филүс Каһиров, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Альфред Якшимбетов, Гамил Әсхәдулла, Данир Сабиров, Ядкәр Хәбибуллин, Рифат Зарипов, Таһир Гайнуллин, Алсу Фаракшина, Әлфит Галиуллин, «Салават» җыр театры музыкантлары катнашты.
Җырчыны юбилее белән котлап, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин аңа "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе тапшырды.
Туган көн тамашасы сюрпризларга, чәчәкләргә, бүләкләргә бай иде. Чәчәкләрне сәхнәгә чыгарып, бүләкләрне сәхнә артында гына бирү - кичәнең алдан уйланган фишкасы булып чыкты. "Ак Барс" хоккей командасы уенчыларының видеокотлавы да тамашачыларның алкышларына күмелде һәм спорт белән сәнгатьнең бертиң мактауга лаек өлкәләр икәнлегенә ишарәләде.
Салават - дуслары, кунаклары хакында, артистлар - юбилярның үзе турында матур истәлекләр сөйләделәр. Юбилей тамашасы "Салават белән кич утыру" форматында узды.