Ирина Бокова: «Татарстанлылар үз тарихы белән горурлана һәм тарихи мирасны күз карасыдай саклый»

2015 елның 9 гыйнвары, җомга

ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова үзенең Төркия Республикасына беренче визиты вакытында 2015 елның 5 гыйнварында ТӨРЕКСОЙның Әнкарәдагы штаб-квартирасында булды. Ирина ханым Төркия башкаласына әлеге мәмләкәтнең чит ил эшләре министры  Мәүлет Чавушоглу чакыруы буенча килде һәм Төркия Республикасы дипломатик миссияләре башлыкларының 7 нче конференциясендә чыгыш ясады. Анда Төркия  Президенты Тайип Эрдоган катнашты.

Ирина Бокова ТӨРЕКСОЙның Генераль секретаре Дюсен Касеинов белән очрашты. Очрашу вакытында Ирина ханым узган елның августында Татарстанда булуы, Болгар тарих-архитектура комплексының ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турында сертификат тапшыруы, татарстанлыларның үз тарихы белән горурлануы, тарихи мирасны кадерләп саклавы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International