4 гыйнварда көндезге сәгать икедә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Кышкы сарайда Яңа ел бәйрәме» дигән интерактив экскурсия уздырыла.
Ике йөз ел элек Император сараенда Яңа елны һәм раштуаны ничек бәйрәм иткәннәр, патша гаиләсе әгъзалары бер-берсен ниндирәк бүләкләр белән сөендергән, аларны бәйрәм көннәрендә нинди могҗизалы хәлләр көткән? Экскурсиядә шул турыда мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Тамашачылар XIX гасырда аеруча популяр булган уеннарда катнаша ала. Иң җитезләр һәм зирәкләрне бүләкләр көтә.
(843) 567-80-32, 567-80-34
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте