Казан Кремле бәйрәмгә гаять матур итеп бизәлде. Моннан тыш музей-тыюлыкта күпсанлы күңел ачу программалары, уен-бәйгеләр оештырыла. Традицион Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында бик күп тамашалар кунакларның күңеленә бик хуш килер дип көтелә.
Казан Кремлендә быел тагын бик кызыклы яңалык игътибарны җәлеп итә. Ислам мәдәнияте музеенда 1436 елны каршылау бәйрәмен уздыралар. Мондагы вакыйгалар Гарәбстан чүлләрендә бара, ә Кыш бабай һәм Кар кызы урынында биредә Кәрванчы һәм аның оныгы Фатыйма тамашачыга шатлык өләшә.
(843) 5678 017, + 7 927 438 47 33, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте