24 октябрьдә 16.00дә Хәзерге заман сәнгате галереясенең графика залында Любовь Магинаның шәхси күргәзмәсе ачыла. Иҗатчының бу – беренче шундый күргәзмәсе. Анда авторның төрле жанрларда һәм төрле ысуллар белән башкарылган 100дән артык эше куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте