20 мартта 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында китапханә эшенә багышланган матбугат конференциясе узды. Катнаштылар:
Камбиев Наил Әкрам улы – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры;
Сәфәргалиев Наил Ибраһим улы – Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе директоры;
Сираева Разия Талип кызы – Республика балалар китапханәсе директоры;
Гатауллина Суфия Камил кызы – Республика үсмерләр китапханәсе директорыурынбасары;
Әймәтов Рәмис Кыям улы – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
Конференциядә катнашучылар иҗат планнары белән уртаклаштылар, аларның учреждениеләрендә Мәдәният елы һәм «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасына багышланган нинди чаралар уздырылачагы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте