«LaPrimavera» оркестры студентлар өчен «Югары зәвык университеты» циклының өченче түләүсез концертына чакыра

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

20 февральдә «LaPrimavera» Казан камера оркестры «Югары зәвык университеты» циклының өченче түләүсез концертына чакыра. Музыкантлар тамашачыларга «Музыка Света»программасын тәкъдим итә, анда Боккерини, Моцарт, Брамс, Григ, Уорлок, Пэрри, Дебюсси, Цфасман әсәрләре яңгырячак. Программаның бер өлешендә оркестр җитәкчесе Р. Абәзов солист буларак чыгыш ясаячак.

Циклның концертлары КФУның тарих музее актлар залында уза  (Кремль урамы, 18).

Кичке сәгать алтыда башлана.

89872356688.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International